Әлегә 141 пациент госпитальләрдә дәвалана.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада узган тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын 597 гражданда ачыклаганнар. 26 мартка коронавирус белән зарарланган очракларның гомуми саны 273 424 кеше тәшкил итә.
Госпитальләрдә 141 пациент дәвалана, шуларның 92 е — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 13 417 граждан өйләрендә авыру белән көрәшә.
Пандемия чорында төбәкнең 254 359 кешесе савыккан, узган тәүлектә — 1826. Тагын 5 пациент инфекциядән һәлак булган. Пандемия корбаннарының гомуми саны-5507.