Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2022, 08:47

“Урал сандугач”ларының берсе — Сөмбел Солтангалиева!

Балтач районы кызы Екатеринбург шәһәрендә узган «Урал сандугачы» XV Төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручылар конкурсында җиңү яулап кайтты.

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә районның балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сөмбел Солтангалиева шундый зур бүләк ясады. 2019 елда әлеге конкурсның I дәрәҗә лауреаты, ул быел үзенең осталыгын тагын бер кат раслады һәм соло җыр номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды.

Җыр сәнгатен тирәнтен һәм җитди өйрәнгән моңлы кыз преподаватель Рая Мәснәви кызы Хамаевада шөгыльләнә. 

Халык җырларын, халык моңнарын өйрәнү, халыкка җиткерүдә Сөмбел Молтангалиевага һәм Рая Мәснәвиевнага әлегедән дә зуррак иҗади казанышлар, яңа үсешләр телик!

Автор:
Читайте нас: