Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2022, 08:34

Иске Балтач авылында электрүткәргечләр алыштырыла

Иске Балтач авылының Энергетиклар урамында 1300дән артык метр озынлыкта электрүткәргечләр алыштырылды.

Бу эш инвестицион программа чикләрендә «Балтач «Сельэнергосы» җәмгыяте уңганнары көче белән башкарылды.

Бу зур күләмле эш кыска гына вакыт эчендә эшләнде. Район энергетикларының максаты — кулланучыга электр энергиясен ышанычлы китереп җиткерүне тәэмин итү. Алдагы көннәрдә мондый эшләр район үзәге Иске Балтач авылының Совет, Аэродром, Комаров, Якутов урамнарында дәвам итәчәк. Шунысы әһәмиятле, районда авария хәлендәге сүндерүләр саны елдан-ел кими бара. Һәм моны тормышка ашырырга төрле инвестицион программалар ярдәм итә.

Иске Балтач авылында электрүткәргечләр алыштырыла
Иске Балтач авылында электрүткәргечләр алыштырыла
Автор:
Читайте нас: