Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2022, 06:55

Балтач районы авылларында халык яхшы шартларда яшәргә тиеш

Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Равил улы Рәхимҗанов белән әңгәмә.

Балтач районы авылларында халык яхшы шартларда яшәргә тиеш
Балтач районы авылларында халык яхшы шартларда яшәргә тиеш

 

Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Равил улы Рәхимҗанов белән әңгәмә.

 

Районыбыз авыллары, бигрәк тә Иске Балтач авылы соңгы елларда күзгә күренерлек уңай үзгәрешләр кичерә. Анда яшәүчеләрнең тормыш, көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән күпсанлы чаралар үтәлә, максатчан программалар тормышка ашырыла. 2021нче елда нинди эшләр башкарылды һәм быел нинди планнар куела?

 Хәбәрчебез Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Равил улы РӘХИМҖАНОВ белән шул хакта әңгәмәләште.

 

—Узган елда безнең авыл биләмәсе территориясендә район Хакимияте, район Советы, авыл советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләп уңай нәтиҗәләргә ирешелде.

 

—Илгиз Равилевич, 2021нче елда авыл биләмәсе хакимиятенең төп эшчәнлеге нәрсәгә юнәлтелде?

— Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең төп эшчәнлеге урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Урындагы хакимиятнең төп бурычы — урындагы үзидарә эшчәнлеген тәэмин итүдә авыл биләмәсе Уставында каралган вәкаләтләрне үтәү. Бюджет үтәлеше, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерүне оештыру, урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, электр, җылылык, газ белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү беренче чираттагы бурычларга керә.

Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе составына 5 авыл керә: Иске Балтач, Көмьязы, Илекәй, Иске Яхшый, Туктай авыллары, аларда 2022нче елның 1нче гыйнварына 9006 кеше яши. Авыл биләмәсе территориясендә 3227  йорт хуҗалыгы бар. 2021нче елда гомум мәйданы 5200 квадрат метр булган 61 яңа йорт төзелде.

Авыл биләмәсендә демографик хәлгә килгәндә, 2021нче елда 94  бала туды, 101 кеше вафат булды.

—Авыл биләмәсенә караган авылларда тормышта катлаулы хәлдә калган гаиләләр белән эш ничек оештырылган?

—Иске Балтач авыл биләмәсенә караган авылларда имин булмаган гаиләләр белән актив эш алып барыла. 2021нче елда тормышта төрле сәбәпләр белән катлаулы хәлдә калган һәм күп балалы гаиләләр, хәвеф төркеменә кергән гаиләләргә 100дән артык рейд үткәрелде. 3 имин булмаган гаилә (шул исәптән 8 балигъ булмаган бала) балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядән исәптән төшерелде, башлап исәпкә куелган гаиләләр юк. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 3 гаилә (шул исәптән 10 балигъ булмаган бала) исәптә тора.

—Авылларда янгын хәвефсезлеге чараларына кагылышлы башкарылган эшләр турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде...

—Авыл биләмәсе территориясендә янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирелә. Янгыннарга бәйле куркыныч очракларны булдырмау өчен, эчке эшләр органнары, опека һәм попечительлек органнары, “Гаилә” районара үзәге белән берлектә, балигъ булмаган балалар тәрбияләгән имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартларын комиссия тарафыннан тикшерү оештырылды. Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын теэмин итү чаралары планы кысаларында Иске Балтач авыл биләмәсе территориясендә белгечләребез 838 гражданга инструктаж үткәрде. 2021нче елда 91 гаиләгә янгын чыгуны искәрткән җайланма бирелде, шулардан: 7 яшькә кадәрге балалары булган, 2018нче елның 1нче гыйнварына кадәр туган балалар тәрбияләгән 12 гаиләгә, 55 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге 43 кешегә, ялгыз яшәүче 5 кешенең торагына җайланма урнаштырылды. 31 тыл эшчәне йорты шундый җайланма белән тәэмин ителде. Биләмәгә караган авылларда барлыгы 1725 йортка шундый җайланма куелды.  Бу эш  2022нче елда дәвам итә.

 

—Депутатлар эшчәнлеге белән дә таныштырып үтегез әле...

—Депутатлар эше аларның даими комиссияләр эшчәнлегендә катнашуына, аларның эш нәтиҗәлелегенә Совет тарафыннан кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге бәйле. Дүрт даими комиссия эшли. Аларның эше үз эшчәнлек юнәлешләре буенча план нигезендә башкарыла. 2021нче елда советның 16 утырышы үткәрелде, аларда 62 карар каралды һәм кабул ителде, шулар нигезендә хакимият үз эшчәнлеген алып бара.

Барлык депутатлар да авыл биләмәсе территориясендә үткәрелгән чараларда, җыелышларда, җыеннарда катнашалар, авыл биләмәсе хакимияте белән актив хезмәттәшлек итәләр.

 

—Авылларда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программалар турында да сүз алып барсак иде...

—Безнең эшчәнлекнең төп билгеләнеше — авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү. Бу масштаблы бурыч, без аны адымлап хәл итәбез. Әле берничә ел элек кенә бүгенге көндә тормышка ашырылган проектларның һәм программаларның күбесен тормышка ашыру мөмкинлегенә күпләребез ышанып та бетмәде. Бу дәүләт һәм җәмгыятьнең барлык структураларының конструктив мөнәсәбәтләрен формалаштыру нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.

Узган чорда 152 карар, 98 күрсәтмә кабул ителде. Төрле сораулар буенча безнең белгечләр 419 информация әзерләп, 7691 белешмә бирде. Күчемсез милек объектларын милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнарның җир кишәрлекләренә хокукы булуы турында хуҗалык кенәгәсеннән 205 сөземтә бирелде.

2021нче елның 29нчы июнендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2020нче елның 30нчы декабрендәге 518-ФЗ санлы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге законны үтәү барышында биләмә хезмәткәрләре тарафыннан үз хокукларын законда билгеләнгән тәртиптә теркәмәгән җир кишәрлекләре һәм торак йортлардан файдаланучыларны ачыклау буенча зур эш алып барыла. Бу инде:

- хокукка ия булмаган объектларны ачыклау максаты белән территорияне анализлау;

-үз архивларында документлар эзләү;

-Эчкеэшләр министрлыгы, Русия Пенсия Фонды, Федераль салым хезмәте,  БТИ, нотариуска запрослар җибәрү;

-авылларга чыгып, күчемсез милек объектларын карау;

-хокукка ия булучылар белән үзара хезмәттәшлек итүне үз эченә ала.

Авыл биләмәсе хакимияте эшчәнлеге урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итүгә, гражданнарга структурасы, максатлары, бурычлары, финанс һәм башка мөһим шартлар, аларның эшчәнлеге, илнең, республиканың, районның, җирлекнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгалар турында кирәкле һәм җитәрлек мәгълүмат (белешмәләр) алу мөмкинлеген бирүгә юнәлтелгән.

 

—Хакимият эше биләмәнең рәсми сайтында, басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында, авыл биләмәсенең социаль челтәрләрендә  дә яктыртыла...

— Әйе. Гражданнар җыелышлары һәм җыеннары үткәрү халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең мөһим юнәлеше. 2021нче елда түбәндәге мәсьәләләр буенча 8 җыелыш үткәрелде:

 Гражданнар куркынычсызлыгы мәсьәләләре, экстремизм һәм терроризм торышы;

Авыл җирлекләре территориясендә янгынга каршы чаралар;

Социаль челтәрләр аша мошенниклык фактлары буенча профилактик әңгәмә.

“Авыл хуҗалыгы хайваннарын иреккә чыгару һәм көтүгә чыгару тертибен бозу” (БРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.3нче статьясына аңлатма).

Демократик дәүләт өчен гражданнар җәмгыятендә мөһим элементларның берсе — гражданнарның хакимият органнарына ачык мөрәҗәгать итүе, шулай ук халыкның кабул ителә торган идарә карарларына йогынты ясау сәләте санала.

Авыл биләмәсе хакимиятендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш Русия Федерациясе Конституциясе, “Русия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тертибе турында” 2006нчы елның 2нче маендагы 59-ФЗ санлы Федераль закон, “Башкортстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында” 2006нчы елның 12нче июнендәге 391-з санлы Башкортстан Республикасы законы нигезендә алып барыла.

2021нче  елда хакимияткә гражданнардан 16 язма мөрәҗәгать керде, шулардан: коллектив 2 мөрәҗәгать, 430дан артык кешегә телдән консультация бирелде.

—Халык ул мөрәҗәгатьләрдә нинди үтенечләр җиткерә?

 

—Гражданнар мөрәҗәгатьләренең тематикасы төрле. Халык юллар төзү, ремонтлау һәм аларны карап тоту мәсьәләләре, күршеләрнең гамәлләренә, сезонлы сәүдәгә рөхсәт алу, мәрхүмнәрне җирләүгә рөхсәт алу, адреслар бирү турындагы карарлар белән мөрәҗәгать итте. Кышкы чорда урамнарны һәм юлларны кардан чистарту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр бар. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге урамнарны яктыртуга кагыла. Барлык сораулар буенча тиешле аңлатмалар бирелде һәм уңай карарлар кабул ителде.

 

—Максатчан программаларның тормышка ашырылучы турында да тулырак мәгълүмат ишетәсе килә...

 

—“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты чикләрендә Иске Балтач авылының Салават урамы, 18 нче йорт адресы буенча аварияле торактан күчерү өчен йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча торак шартларын яхшыртуга күп балалы бер гаилә 1,5 миллион сумнан артык субсидия алды. 2021нче елда ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак урыннары бирүгә республика бюджетыннан район бюджетына субвенция бирү турындагы килешүләр кысаларында 7 балага фатир ачкычлары бирелде.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 9 гаилә исәпкә куелды.

Торак бинаны яшәү өчен яраклы дип тану турында гражданнардан кергән гаризалар нигезендә комиссия тикшерүләре үткәрелде, тикшерү актлары төзелде һәм торакның яшәү өчен яраклылыгы турында уңай нәтиҗә белән 31 бәяләмә бирелде.

Урындагы власть — халыкка иң якын власть. Халык башлап безгә мөрәҗәгать итә. Безнең максат — авыл кешесе яхшы, уңайлы шартларда яшәсен. Безнең эшчәнлек шуңа юнәлтелгән.

 

—Иске Балтач авылында халыкны эчәр су белән тәэмин итү һәм алга планлаштырылган төзелеш эшләре белән кыскача таныштырып үтсәгез иде..

 

—2021нче елда Иске Балтач авылында Коммунистик урамында 800 метр озынлыкта, 1,7 миллион сумлык суүткәргеч челтәрләргә капиталь ремонтланды.

“Төньяк”, “Кояшлы”, “Көнбатыш” микрорайоннарын су белән тәэмин итү, Иске Балтач авылының 10 километр озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрен проектлауга гаризалар бирелде.

Иске Балтач авылын су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган Ар елгасы янында яңа су алу скважинасы төзү проекты эшләнә.

Русия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча 2023-2024нче елларга Иске Балтач авылында төзелеш бәясе 118 миллион сумнан артык стадион төзү буенча конкурс сайлап алуына гариза бирелде.

Иске Балтач авылындагы “Яшьләр “ микрорайоны үзләштереләчәк. 148 җир кишәрлеге шәхси торак төзелеше өчен кадастр исәбенә куелды һәм үз төзүчеләрен көтә.

Иске Балтач авылының “Көнбатыш” микрорайонында 320 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелешен проектлаштыру буенча эш башланды.

Иске Балтачта “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча мәктәп укучылары аллеясы һәм “Яшьлек паркы” төзелеше тәмамланды. 2022нче елга планнарда — Совет урамы буенча 9 миллион сумнан артык аллея урнаштыру планлаштырыла.

 

Авыл халкына урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә инициативалы бюджетлар ярдәм итә. Шуларның берсе — Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы. Конкурс сайлап алуын узу өчен “Балтач районы Туктай авылында урамнарны ремонтлау” проекты белән катнашуга гариза бирелде.

Республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башлангыч алган “Атайсал” проектының безнең авыл халкы өчен зур ярдәм булды. Проект кысаларында 2021нче елда иганәчеләр ярдәме белән 3 проект гамәлгә ашырылды:

Иске Яхшый авылы мәчете коймасы төзекләндерелде-мәхәллә кешеләре һәм гражданнар көче белән  эшләнде (бу эшләр Мәүләви Вәлиев җитәкчелегендә башкарылды).

Иске Балтач авыл биләмәсенең Совет һәм Октябрь урамнары, Көмьязы авылы арасында ял зоналары белән тротуар төзекләндерелде (Алик Карамов җитекчелегендә тормышка ашырылды).

Наил Шакиров һәм туган авыллары язмышына битараф булмаганнар катнашлыгында Көмьязы авылына кергәндә стела урнаштырылды. 

 

—Авыл биләмәсе территориясендә күмәк халык катнашлыгында башкарылган эшләр турында берничә сүз...

 

—Безнең биләмә территориясендә мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең, социаль хезмәткәрләрнең, эшмәкәрләрнең казанышы белән булдырылган тәртип саклана. Атна саен җомга көннәрендә “Чисталык көннәре”, экологик өмәләр үткәрелде. Кышын биналарның түбәләре вакытында кардан чистартыла, кар таратыла; предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларга беркетелгән ишегаллары, урамнар, юллар, территорияләр чистартыла һәм төзекләндерелә; зиратлар җыештырыла һәм тәртипкә китерелә;

чүп үләннәре чабыла.

Авылларда яшәүчеләр “Яшел Башкортстан” республика акциясендә теләп катнашалар. Көз көне, шушы акция чикләрендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев инициативасы белән, халык бәйрәме Сабантуй мәйланында яшь алма һәм груша агачлары утыртылды.

—Калдыклар белән эш итү ни дәрәҗәдә җайга салынган?

–Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа системага күчү кысаларында контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Чүп җыю һәм чыгару “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте көче белән график нигезендә башкарыла.

—Киләчәккә планнарыгыз?

—Киләчәккә планнарны урындагы үзидарә органнары һәм халыкның бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә тормышка ашырып була. Эшлисе эшләр күп әле. Хакимият эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, шулай ук авыл биләмәсе бюджеты керемнәрен арттыру чараларына, шул исәптән салым түләүләре буенча бурычларны киметү буенча эшчәнлекне активлаштыру, югары дәрәҗәдәге бюджетлардан акча җәлеп итүне киңәйтү исәбенә дә зур игътибар бирү планлаштырыла.Район җитәкчелеге, депутатлар корпусы, киң җәмәгатьчелек белән үзара аңлашу, иҗтимагый татулык, дөрес карарлар эшләп чыгарганда, урындагы үзидарә органнарының төп бурычын - безнең гражданнарның яшәү өчен максималь уңайлы шартлар тудыруны үтәрбез дип ышанам.

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: