Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2022, 11:49

Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады

“Аек авыл 2021” республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңгән Магашлы – Алмантай авылы район данын хәзер республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Конкурс нигезләмәсе буенча, авыл күрсәтмә чыгыш оештырырга тиеш. Магашлы - Алмантайлылар "Нәүрүз" һәм "Масленица" бәйрәменә районның 15 авыл җирлегеннән кунаклар чакырдылар.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен авылдагы оста куллылар Магашлы-Алмантай авылы һәм мари мәдәнияте тарихына багышланган күргәзмә оештырдылар. Мәдәният йорты каршында чын милләтара дуслыкны гәүдәләндерделәр. Җәмәгать оешмалары башкортларның, мариларның, татарларның, русларның милли ризыкларын тәкъдим итү оештырдылар. Барлык өстәлләрне дә тәмле миләш эчемлеге берләштерде. Балтачлылар сүзләренә караганда, бу аларның визит карточкасы, җирле бренды санала. Бәйрәм ачык һава астында дәвам итте. Үзешчән сәнгать коллективлары урамда корылган сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Балтачлылар белән беррәттән Аскын районы коллективлары да чыгыш ясады. Сәхнәдә мари, татар, башкорт җырлары яңгырады һәм биюләре башкарылды. Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга һәм Россия Президенты сәясәтенә ярдәм йөзеннән флешбом оештырылды. Кунаклар, чарада катнашучылар «Z» хәрефенә тезелеп бастылар. Алмантайлылар мәдәният өлкәсенә генә түгел, физик яктан да зур игътибар бирделәр. Халык төрле спорт ярышларында, милли уеннарда, чаңгы ярышларында актив катнашты. Иң кызыклы һәм якты мизгелләрнең берсе-коймак пешерү осталары бәйгесе һәм Масленица чучеллары конкурсы  булды.

—Катнашучылар бик матур, гадәти булмаган эшләр тәкъдим иттеләр, җиңүчеләрне сайлау һәм билгеләү авыр булды, — ди урындагы башкорт корылтае рәисе Гөлфия Шәисламова.

Тәбикмәк пешерү осталары бәйгесенә авыл биләмәләреннән тәкъдим ителгән тәбикмәк композицияләре арасында  Штәнде авыл биләмәсеннән Гүзәлия Шәрипова, Түбән Карыш авыл биләмәсеннән В. Закирҗанова, Түбән Сикияз авыл биләмәсеннән Алефтина Альмикаеваның һәм Богдан авыл биләмәсе аш-су осталарының эше жюри тарафыннан югары бәһаланды.  

Карачкылар бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү ифрат авыр булды. Югары Янактай, Түбән Карыш, Түбән Сикияз һәм Шәвъяды авыл биләмәләренең карачкылары бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Магашлы – Алмантай авылы халкы башлангычын Балтач районының барлык авыллары хуплады
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: