Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2022, 07:20

“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына туган телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә

Балтач районында “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни профильле мәгариф үзәкләрен булдыру буенча эш алып барыла. 1 нче Иске Балтач урта мәктәбендә узган уку елында шундый үзәк булдырылды һәм уңышлы эшли.

Быелгы уку елында мәктәпнең алтынчы класс укучылары белән туган телләр атналыгында “Чәк-чәк Гөлчәчәккә” дигән ачык дәрес үткәрдек. Дәрес барышында татар халкының милли ашларын барладык, чәк-чәк пешерү серләрен өйрәндек. Видеодәрес карап, Казан шәһәрендә яшәүче аш-су остасы Дилбәр апаның чәк-чәк пешерү серләре белән таныштык.

Балалар соңгы елларда туган телне (бигрәктә татар телен) теләп өйрәнәләр. Яшь ата-аналар кыз һәм улларының татар телен камил үзләштереп, иркен аралашып үсүләрен тели.

Рима Мансурова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына туган телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә
“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына туган телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә
“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына туган телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә
“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына туган телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә
Автор:
Читайте нас: