Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2022, 16:30

Каймаклы җиләк-җимеш пирогы пешерәбезме?

Бу юлы песочный камыр кулланып карыйк, дуслар.  

 

Бу юлы песочный камыр кулланып карыйк, дуслар.  

 

Нинди җиләк-җимеш туңдырган булсагыз, бу тәмлекәч өчен барысын да куллана аласыз: кура һәм җир җиләге, карлыган, крыжовник, ирга, чия һ.б.

Эрегән суын түгәргә кирәк, юкса, камырыгыз бик юешләнер.

 Сыер маен йомшартыгыз һәм шикәр комы белән тоз салып, аннары йомырка кушып, яхшылап болгатыгыз.
Әлеге камырга кабарткыч матдәләр кушылмый, шуңа күрә онны иләп, югары сортлысын салыгыз яки махсус кондитер эшләнмәләрнекен сатып алыгыз.

Йомшак итеп камыр басыгыз да (озак кирәкми, чөнки шикәр камыры тиз ката), 15-20 минутка суыткычка куеп торыгыз.
Каймак, йомырка һәм шикәр комын кушып, яхшылап болгатыгыз. Каймакның куесы кирәк, юкса пирогның эчлеге бик сыек була.

Камырны табаның төбенә һәм кырыйларына тигез катлам итеп җәегез. Каймаклы массаны камырга бушатып, тигезләгез һәм җиләкләрне ничек туры килә – шулай каймак өстенә салыгыз. Батырырга кирәкми, үз авырлыклары белән алар үзләре дә төпкә төшә.
180 градуска кадәр кыз ырылган духовкада 40 минутлап пешерегез.

Әзер пирогны мичтән алып, табада килеш суытыгыз. Әгәр дә эчлек суынганнан соң да йомшак кебек тоелса, суыткычта тотыгыз.
Тәмле булсын! 

Чыганак: Яшел Үзән   

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: