Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2022, 09:29

Илшат Фазрахманов: Башкортстанда ел ярымлык ашлык запасы бар

Башкортстанда нинди хәлләр бар? Халыкта күпсанлы сораулар буенча онлайн-форматта брифинг үтте. Бу чараның нәтиҗәләре белән таныштырабыз.

Башкортстанда ипи белән проблема булырга мөмкин түгел, дип билгеләде БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов #Объясняем_Башкортостан проекты кысаларында БСТ телеканалындагы брифингта.

- Икмәк үзе җитештерелми, башта орлык чәчәбез, аны үстерәбез, он җитештерәбез, аннан икмәк пешерәбез, - диде Илшат Фазрахманов. – Менә ашлыкны, республика аграрийлары гадәттә ел ярымга җитәрлек күләмдә җитештерәләр, ягъни Башкортстанда икмәк җитештерү өчен чимал запасы бар.

Бүген без ашлык җитештерү буенча яңа сезон башлануга-чәчү кампаниясенә әзер, дип ассызыклады БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры.

Шуны да искәртик: 2021 елның ярты гасыр эчендә иң корылыклы үсемлекчелек сезонында да Башкортстан игенчеләре 2,2 млн. тонна ашлык җыеп алган, еллык ихтыяҗ 1,8 млн. тонна тәшкил итә.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: