

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итъ барышында Иске Тимкә авылында суүткәргечне ремонтлау турында авыл кешеләренең инициатив төркеме мөрәҗәгать итте.
Авылда проблема бар. 30 елдан артык хезмәт иткән, тузган суүткәргеч су белән тәэмин итүдә даими өзеклекләр тудыра. Ә ул суүткәргеч авылдагы 70тән артык йорт хуҗалыгын су белән тәэмин итә.
—Халыкка, суүткәргечкә ремонт үткәрү өчен башта аңа муниципаль милек хокукын теркәргә кирәк, дип аңлаттым Богдан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Лениза Рамазанова, төзелеш һәм тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасарым Шамил Әхмәдуллин бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнәләр. Шулай ук урамнарны яктырту, шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларыннан көтүлекләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча халыктан сораулар да булды. Барлык мәсьәләләр дә хәл итәрлек, — ди Илгиз Әхвәс улы.