

Магашлы –Алмантай авылында үткән чарадада балалар һәм яшьләр шул сорауларга җавап эзләделәр.
"Аек авыл-2021" республика конкурсы кысаларында Магашлы-Алмантай авылында оештырылган һәм үткәрелгән чарада Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре “Нәүрүз бәйрәме”нең асылын чагылдырдылар. Ә Магашлы-Алмантай авыл клубы каршындагы ”Ужара” халык фольклор ансамбленең әзерлек төркеме “Масленица” бәйрәме күренешен тәкъдим итте.
Балалар һәм үсмерләр табышмаклар чиштеләр, теләкләр теләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, уеннарда көч сынаштылар.
Авыл клубындагы чаралар ”Ужара” халык фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды һәм аралашу, күңел ачу чаралары ачык һава астында, авыл клубы каршындагы мәйданда дәвам итте.
Газим Талипов фотолары