Новости
24 Марта 2022, 06:55

Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы

Авыл активисты Алена Альмикаева “Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә үткән чарада шул хакта сөйләде.

Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклыМагашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы

 

Авыл активисты Алена Альмикаева “Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә үткән чарада шул хакта сөйләде.

 

Балтач районының Магашлы – Алмантай авылы халкы “Аек авыл 2021” республика бәйгесендә катнашып муниципаль этапта җиңде. Хәзер алар  республика этабына әзерләнәләр. Авыл активисты Алена Михайловна Альмикаева бәйгенең асылы, юнәлешләре турында сөйләде. Узган чорда авылда җиде йөздән артык чара үткәрелгән. Алар ун меңнән артык халыкны җәлеп иткән һәм барысы да аек яшәү рәвешен пропагандалауга, саулыкны саклауга, спорт белән дус булуга өндәүгә юнәлтелгән.

—Авыл халкы авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын чикләүне сорады һәм без кибет хуҗасына мөрәҗәгать иткәч, аңлау таптык. Хәзер безнең авылда сыра эчемлеге дә 11-16 сәгатьләрдә генә сатыла. Сатучылар әйтүенчә, авылда көнгә күп дигәндә, 2-3 шешә шәраб яки сыра сатыла. Шунысы сөенечле, авыл халкы тагын да яхшырак яшәү яклы. Эчкелеккә киртә куеп, җинаятьләргә юлны бикләп яшәүне алга алган авылдашларыма карап сөенәм, — диде чыгыш ясаучы.

Бәйге чикләрендә укучылар да, өлкәннәр дә, клуб хезмәткәрләре, фельдшер һәм башка белгечләр чараларда актив катнашкан. Авыл клубы каршындагы ”Ужара” халык фольклор ансамбле мари мәдәниятен, онытылган традиция, йолаларны тергезүгә зур өлеш кертә.

Табигать белән гармониядә яшәгән, аеклык — яшәү нормасы икәнен аңлаган магашлы-алмантайлылар бәйгенең республика этабында да сынатмаслар.

Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Магашлы – Алмантай авылы халкы спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү яклы
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас