Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2022, 09:16

Күрше Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре Балтач җирендә тәҗрибә уртаклашты

Өч район җитәкчелеге, авыл биләмәләре башлыклары Балтач районының алдынгы хуҗалыгы “Луч” җәмгыятендәге эш барышы белән танышты.

Бүгенге көндә 43 кешене даими эш урыннары белән тәэмин иткән, 1300 баштан артык сыер маллары асралган, ике сөтчелек фермасы, бер симертүгә куелган терлекләр асралган фермасы булган, һәр сыердан уртача 12 килограмм сөт савып алып һәр көнне эшкәртүгә озаткан “Луч” җәмгыяте район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертә.

Күрше район вәкилләрен авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәт хакы, уртача гектар куәте, сөтне кайда сату, техника паркын яңарту һәм башка сораулар кызыксындырды.

Җәмгыять директоры Марат Габидуллин һәр сорауга җавап биреп, кунаклар өчен җәмгыятьнең машина-трактор паркына, Түбән Сикияз сөтчелек фермасына экскурсия оештырды. Экскурсия барышында ут күршеләребез Түбән Сикияз авыл биләмәсенең янгын сүндерү депосында булырга да өлгерделәр.

Кунакларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатып йөрде.

Газим Талипов фотолары

Күрше Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре Балтач җирендә тәҗрибә уртаклашты
Күрше Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре Балтач җирендә тәҗрибә уртаклашты
Күрше Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре Балтач җирендә тәҗрибә уртаклашты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: