Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2022, 16:37

Болай пешергән кыстыбый телеңне йотарлык тәмле була

Кыстыбыйны бәрәңге измәсеннән дә, тары ярмасыннан да пешерәләр.

Болай пешергән кыстыбый телеңне йотарлык тәмле була
Болай пешергән кыстыбый телеңне йотарлык тәмле була

 

Кыстыбыйны бәрәңге измәсеннән дә, тары ярмасыннан да пешерәләр.

 

Һәр хуҗабикәнең үз рецепты. Безнең Балтач районында аны пешергәндә күбрәк бәрәңге кулланалар.
Кыстыбый камырын түбәндәгечә әзерлибез: ярты литр сөткә 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, он салып, камыр басабыз. Камырны юка гына итеп җәябез дә, өстенә зур булмаган тәлинкә куеп, түгәрәкләр кисеп чыгабыз. Җәймәләрне коры табада ике яклап та пешереп алабыз.
Кыстыбый эчлеге өчен сөт (бераз җылытылган), акмай салып, яхшылап төелгән бәрәңге әзерлибез. Бәрәңгене җәймәнең ярты өлешенә генә салып, икенче ягы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны эретелгән акмай белән майлап табынга чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:
Читайте нас: