

Магашлы – Алмантай авылында узган чарада “Тәбикмәк фантазиясе” дигән бәйге үтте.
“Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә үткән чарада районның һәр авыл биләмәсе бер милли блюдоны презентацияләде. Тәбикмәк пешерү осталары “Тәбикмәк фантазиясе” бәйгесенә үз осталыгын тәкъдим итте.
Иске Балтач, Сәйтәк, Тучыбай авыл биләмәләренең үзешчән коллективлары кунакларны башкорт халык блюдолары белән каршы алды. Штәнде, Нөркә, Богдан авыл биләмәләре аш-су осталары татар халык ашлары белән сыйладылар. Көнтүгеш, Түбән Сикияз, Ялангач авыл биләмәләренең табыннарында мари халкы блюдоладалары урын алган иде. Көндәшле авылының Курач авылында яшәүче урыс милләт вәкилләре урыс кухнясыннан ризыклар әзерләп алып килгән. Шәвъяды, Тушкыр авыл биләмәләрендә яшәүчеләр удмурт халкының милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Югары Янактай, Түбән Карыш, Иске Янбай авыл биләмәләренә караган аваылларда яшәүче осталар мишәр халкының яратып әзерләгән ризыкларыннан кунакларны авыз иттерделәр. Бавырсак, чәч-чәккә охшаш, майда күпереп пешкән майаш кунаклар күңеленә хуш килде.
Аерым хуҗабикәләр коймактан төрле композицияләр әзерләп алып килгән иде. Жюри әгъзасы Гөлфидә Хәмәтҗанова белдерүенчә, Балтач районы авылларында яшәүче хуҗабикәләр искиткеч бай фантазиягә ия. Аларның барысын да җиңүче дип танырга була иде.
Кунаклар мәйданда “АКБАР” җәмгыятендә җитештерелгән сөт продукциясе ассортименты белән дә танышты.
Һәр авыл биләмәсе чарага үзенең карачкысын алып килде. Аларның да чагулыгы, матурлыгы, төрлелеге хәйран итәрлек иде.
Газим Талипов, Аида Хәйртдинова фотолары