Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 08:49

Ялангач мәктәбе укытучысы Эльвира Сәлимгәрәева — “Ел укытучысы-2022” республика конкурсы лауреаты!

Райондашыбыз республика бәйгесендә район данын лаеклы яклады.

Ялангач мәктәбе укытучысы Эльвира Сәлимгәрәева — “Ел укытучысы-2022” республика конкурсы лауреаты!
Ялангач мәктәбе укытучысы Эльвира Сәлимгәрәева — “Ел укытучысы-2022” республика конкурсы лауреаты!

 

Райондашыбыз республика бәйгесендә район данын лаеклы яклады.

 

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы 10 мартта, онлайн рәвештә, “Методик остаханә” сынавыннан башланган иде. Һөнәри ярышта 13 укытучы катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Балтач районыннан Ялангач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Сәлимгәрәева да бар иде.

15–18 март көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы көндезге этабының “Укытучы-профи” дип аталган беренче этабы узды. Катнашучылар Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары алдында дәрес өлгесе күрсәтте. Нәтиҗәдә, “Методик остаханә” һәм “Укытучы-профи” сынауларында иң күп баллар җыйган 7 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Менә алар: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе), дип яза үзенең сайтында “Тулпар” журналы.

“Укытучы-мастер” туры 19мартта үтте. Анда катнашучылар мастер-класс күрсәтте һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарды. Иң көчле биш укытучы көндезге этапның “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турына узды. Алар: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнде. Монда укытучылар матбугат вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышты, аларның сорауларына җавап бирде, кайчак бәхәскә дә кереп китте. Монда инде һөнәри осталык белән бергә бәхәс кору культурасы, рус телен камил белү дә кирәк иде, чөнки финалчылар “Башкорт теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” “Яшь ел укытучысы” республика бәйгеләренең финалчылары белән бәйгегә чыктылар.

Нәтиҗәдә, Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының җиңүчесе итеп Дүртөйле районы Исмаил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Имаметдин кызы МОРЗАЕВА танылды. Финалга чыгучылар Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Җиңүчене барлык укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм тынгысыз хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

*Мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын лаеклы яклаган һәм лауреаты булган райондашыбыз Эльвира Әхнәф кызы Сәлимгәрәеваны ихлас котлыйбыз һәм ныклы саулык, артабангы хезмәтендә тагын да зуррак үрләр яулавын телибез!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: