Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 10:04

Магашлы-Алмантай авылында бүген зур бәйрәм үтә

Зур чара “Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә узачак.

Магашлы-Алмантай авылында бүген зур бәйрәм үтә
Магашлы-Алмантай авылында бүген зур бәйрәм үтә

 

Зур чара “Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә узачак.

 

Балтач районының Түбән Сикияз авыл биләмәсенә караган Магашлы – Алмантай авылында  бүген, 23 мартта, “Милләт яме — йола, бәйрәмнәрдә” дигән күркәм чара үтә. Ул Россия халыкларының милли мирас елына, Башкорт мәдәнияты һәм мәдәни мирасы елына, һәм әлбәттә, “Аек авыл 2021” республика конкурсы чикләрендә оештырыла.

Чарага зур кунаклар килүе һәм анда катнашуы көтелә.

Бәйрәмдә “Ләйсән” балалар бакчасы “Нәүрүз бәйрәме” фольклор бәйрәмен, “Ужара” фольклор ансамбленең әзерлек төркеме “Масленица” бәйрәмен  күрсәтәчәк.

Бәйрәм ачык һава астында дәвам итәчәк. Программада милли блюдолар презентацияләнәчәк. “Коймак фантазиясе” дигән коймак пешерү осталары конкурсы, “Ой, Маслёна-красота!” дигән карачкылар бәйгесе, милли уеннар, чаңгы ярышлары, үзешчән сәнгать осталары чыгышы, карачкыны яндыру һәм башка чаралар каралган.

Килегез! Чараларда катнашыгыз!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: