Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 09:29

Башкортстанда югалган приют балалары табылган

Аларны эзләү бер тәүлектән артык дәвам иткән.

 

Аларны эзләү бер тәүлектән артык дәвам иткән.

 

Башкортстанда Стәрлетамакның «Гаилә» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче өч баланы эзләү тәмамланган. Бу хакта “КП-Уфа” га республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хезмәткәрләре сөйләгән.

- Балалар оператив-эзләү чаралары барышында табылды. Полиция хезмәткәрләре алрны бер малайның анасының фатирында таба. Өчесе дә исән-сау, - дип сөйләгәннәр ведомствода.

Хәтерегезгә төшерәбез, 2006, 2014 һәм 2007 елларда туган өч малайның югалуы турында 21 мартта билгеле булды. «Гаилә» приюты хезмәткәрләре аларны мәктәпкә озаткан, әмма соңрак, балалар дәресләрдә булмаган — алар билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Автор:
Читайте нас: