Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 16:41

Башкортстанда даруларга хаклар артачак

 Сәламәтлек саклау министрлыгы даруларга бәяләр артуын фаразлый.

Башкортстанда даруларга хаклар артачак
Башкортстанда даруларга хаклар артачак

 

Сәламәтлек саклау министрлыгы даруларга бәяләр артуын фаразлый.

 

Кыйммәтләнү инфляция нигезендә көтелә.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы дару препаратларына бәяләрнең артуын фаразлый. Бу хакта профильле брифингта ведомство башлыгы Максим Забелин хәбәр итте.

- Тулаем алганда, инфляция нигезендә, без препаратларга һәм даруларга бәяләр артуны фаразлыйбыз. Әмма ике — өч тапкыр зур сикереш-юк, - диде министр.

Ул Россиядә «800 дән артык препарат кеше гомере өчен мөһим һәм кирәкле препаратлар регистрына керә», дип өстәп әйтте. Аларга бәя дәүләт тарафыннан җайга салына һәм ул теркәлгәннән югарырак була алмый. Шуңа да карамастан, бу дарулар арасында «инфляцияне исәпкә алып» бәяләрен «яңадан карау» көтелә.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: