Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 09:08

Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә

Балтач үзәк район хастаханәсендә атнаның һәр сишәмбесендә бер яшькә кадәрге балаларны диспансерлау үткәрелә.

Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә
Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә

 

Балтач үзәк район хастаханәсендә атнаның һәр сишәмбесендә бер яшькә кадәрге балаларны диспансерлау үткәрелә.

 

Балалар педиатр, стоматолог, офтальмолог, хирург, невролог белгечләре тарафыннан карала.

Диспансерлау-профилактик медицина тикшерүе. Ул авыруларны һәм аларның үсү факторларын иртә ачыклау өчен кирәк.

—Диспансерлау авырулар дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә, чөнки хәвеф факторлары булган халык категорияләре ачыклана, аларга профилактик, сәламәтләндерү чаралары уздыру, сәламәт яшәү рәвешенә юнәлеш бирү патологиянең үсүенә юл куймаска мөмкинлек бирә, — ди Балтач районы ак халатлылары.

Диспансерлау “Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә тормышка ашырылган чара.

Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә
Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә
Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә
Балтачта бәбиләр диспансерлау үтә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: