Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 10:58

“Арслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ир-егетләр үсә”, - ди Радий Хәбиров

Башкортстанда яшәүче 13 яшьлек укучы, үз гомерен куркыныч астына куеп, өлкәннәрне янгыннан коткарган.

“Арслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ир-егетләр үсә”, - ди Радий Хәбиров
“Арслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ир-егетләр үсә”, - ди Радий Хәбиров

 

Башкортстанда яшәүче 13 яшьлек укучы, үз гомерен куркыныч астына куеп, өлкәннәрне янгыннан коткарган.

 

Башкортстан башлыгы өлкән күршеләрен уттан коткарган Башкортстанның яшь героена үзенең постын багышлады.

"Арслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ир-атлар үсә. Аңа нибары 13 яшь, Күгәрчен районының Морак авылында яши. 14 мартта ул янгын вакытында ике өлкән күршесенең гомерен саклап калган. Курыкмаган, качмаган. Аларга тәрәзә аша чыгарга ярдәм иткә, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Афәрин, хөрмәт итәм!", — дип язган Радий Хәбиров «ВКонтакте»да үз битендә.

Куру белмәс Арсланның тарихын БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хезмәткәрләре сөйләгән. Ведомство җитәкчелеге тарафыннан аны бүләкләүгә тәкъдим итү мәсьәләсе карала.

14 мартта Күгәрчен районының Морак авылында гадәттән тыш хәл теркәлә. Башкортстан буенча Русия ГТХМ на мунчада янгын чыгуы турында хәбәр килә. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килеп җиткән вакытта мунча түбәсе, торак йорт һәм веранда түбәсе ныклап янган була.

"Йортта яшәүче ир белән хатын янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнә, алар зыян күрми. Аларның гомерләренә Морак авылындагы 1 санлы урта мәктәбенең 7 класс укучысының уяулыгы, кыюлык һәм тәвәккәллеге аркасында куркыныч янамый. Мунча территориясендә башланган янгынны ул башлап күрә. Ул шундук күршеләренә йөгерә, өйгә керә һәм янгын чыгу турында хәбәр итә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакырта, — дип сөйләгәннәр БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. – Өйгә керү ишек аша чыгу мөмкин булмаган - башка чыгу юлларын эзләгән. Арслан тәрәзәгә йөгерә, анда 68 яшьлек хуҗага чыгарга булыша-ампутацияләнгән аяклары аркасында, ир-атның үзенә моны эшләү авыр була. Инвалид коляскасын һәм култык таякларын тартып чыгарырга да өлгерәләр. 67 яшьлек хатын-кызга Арслан шулай ук тәрәзә аша чыгарга ярдәм итә".

Килгән янгын сүндерүчеләр 117 кв. метр мәйданда янгынны сүндерәләр. Янгын телләре йортны ялмап ала, әмма мәктәп укучысы ярдәмендә анда яшәүчеләргә зыян китерми.

Чыганак: ИА Башинформ

Автор:
Читайте нас: