Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 14:45

Водород перекисе үсемлекләргә ни өчен кирәк?

Аны куллану үсентеләрне кислород белән сугара.

Водород перекисе үсемлекләргә ни өчен кирәк?
Водород перекисе үсемлекләргә ни өчен кирәк?

 

Аны куллану үсентеләрне кислород белән сугара.

 

Водород перекисен үсентеләр дә ярата икәнен күпләр белмидер, мөгаен. Гөлләрне һәм үсентеләрне ашлау, орлыкларны чәчәр алдыннан эшкәртү өчен иң кулайлысы ул.

Яхшы антисептик буларак, ул төрле микроорганизмнар һәм инфекцияләр белән көрәшә, җирне зарарсызландыра. Тагын да бер әйбәт ягы – ябалчыкны кислород белән сугара. Бу аеруча үсентеләрнең тамырына файдалы, ди Русия авыл хуҗалыгы үзәге агрономы Фирдәвес Асылбаева.

– Орлыкларны чәчүгә әзерләү өчен, аларны 40 минутка водород перекисенә батырып куярга кирәк. Вакыты үткәч, орлыкны сулы чүпрәк я марляга салып, бер тәүлек чамасы тотабыз. Соңыннан аларны чәчәргә кирәк. Бу алымны кулланганда, орлыкларның барысы да шытачак һәм үсентеләр дә 3-4 көнгә иртәрәк чыгачак.

Водород перекисен ашлама итеп кулланганда, бер литр суга ике аш калагы 3 процентлы сыекчаны салып, яхшы итеп болгатабыз да аз-азлап сибәбез. Мондый тукландыруны атнасына бер тапкыр эшләргә була. Бу ысул үсентеләрне күп кенә авырулардан сакларга ярдәм итер, —ди белгеч.

Шулай ук бер литр суга бер аш калагы сыекчаны салып, үсенте һәм гөлләргә пульверизатор ярдәмендә сиптереп чыгарга була.

Бу ашламаны помидор, борыч, баклажан аеруча яратыр.

Лилия Нуретдинова

“Башкортостан”

Автор:
Читайте нас: