Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 11:55

География фәнен Иске Балтач авылы кызы Рената Гаянова кебек белүчеләр бармы?

Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбенең 9 а классы укучысы Рената Гаянова бу кызыклы фән буенча республика олимпиадасы призеры булды.

География фәнен Иске Балтач авылы кызы Рената Гаянова кебек белүчеләр бармы?
География фәнен Иске Балтач авылы кызы Рената Гаянова кебек белүчеләр бармы?

 

Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбенең 9 а классы укучысы Рената Гаянова бу кызыклы фән буенча республика олимпиадасы призеры булды.

 

Укытучысы Рәйсә Вәлиева Рената турында гел мактау сүзләре генә әйтә.

—Башта олимпиаданың муниципаль этабында катнашып җиңү яулады, аннары  республика күләмендә үзенең белемен сынады. Олимпиада Нефтекама шәһәрендә үтте. Рената үзе катнашырга теләк белдерде һәм нәтиҗәгә иреште. Ә биремнәр җиңелдән түгел иде. География фәненең нигезләреннән башлап, программадан тыш та бик күпне белергә кирәк. Рената Рәиф кызы сынатмады. Безне уңышлы нәтиҗәсе белән сөендерде. 2003 елдан башлап республика дәрәҗәсендә география фәненнән җиңүгә ирешә алган укучыларым юк иде. Быел, ниһаять, Рената моны тормышка ашырды. Горурланам шундый тырыш укучым белән! — ди Рәйсә Янгуҗа кызы.

Олимпиаданың биремнәренә килгәндә, анализлар ясау, аналитик фикерләү таләп ителгән. Иң кызыклы һәм истә калырлык биремнәрдән Рената климатограммалар белән эшләүне билгели. Диаграммаларны уку, алар буенча нәтиҗәләр ясау бик кызыклы, ди.

Дөнья картасын укый белү, Россия төбәкләрендә яшәүче халык санын чагыштыра белү дә күп белем таләп итә.  

Киләчәчктә маркетолог булырга хыялланган Рената үзен төрле яктан үсешкән кеше итеп әзерли. Әнисе Виталия Руслановна кызының сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә бик игътибарлы. Рената күп еллар “Зөлфия” үрнәкле бию ансамлендә биеде, хәзер “Гүзәл” халык биюләре ансамле составында чыгышлар ясый.  Балалар иҗаты үзәгендә сурәт төшерү, киемнәр модельләү серләренә төшенде.

—Минем теләкләремә, хыялларыма канат куйган әниемә, укытучыларыма бик рәхмәтлемен, — ди булдыклы үсмер.

Мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова белдерүенчә, быел кыз үз теләге белән башкорт теленнән гомуми дәүләт имтиханын да тапшырачак.  

—Рената Гаянова иптәшләре арасында аерылып тора. Ул дәрестә үзен кызыксындырган сорауларын бирә, һәр теманы тирәнтен үзләштерергә омтыла. Икеләнгән урында “төбенә тоз коярга” ярата. Шуңа аның башлангычлары уңай нәтиҗәләргә китерә, — ди Рәйсә Вәлиева.

Афәрин, Рената! Булдырасың! Уңышлар сиңа, алдагы тормышыңлда да!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: