Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 08:56

Бу балалар Башкортстанның берәр төбәгендә сезнең күзгә чалынмадымы?

Башкортстанда социаль үзәктә тәрбияләнгән өч үсмер дәресләрен калдырып чыгып киткән...

Прокуратура хокук саклау органнарының үзаллы рәвештә уку йортыннан чыгып киткән балаларны эзләү буенча эшчәнлеген координацияли.

Стәрлетамак прокуратурасы контролендә өч балигъ булмаган баланың югалуы турында мәгълүмат тора. Региональ күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 21 март көнне «Гаилә» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче өч бала, педагогларның күзәтүеннән качып, мәгариф учреждениесеннән чыгып киткән.

Әлегә аларның кайда булулары билгесез.

Полиция һәм волонтерлар 2006 елда туган Фәйрүзов Денис Марс улын, 2014 елда туган Бурнаев Алексей Хәмзә улын һәм 2007 елда туган Бурнаев Артур Хәмзә улын эзлиләр.

Бу балалар турында нинди дә булса мәгълүматлары булган кешеләрнең  8 987-106-06-01 яки 02 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: