Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2022, 14:23

Сезнең алда Янтимер авылының “Пеледыш” ансамбле!

Авыл үзешчәннәре район авылларында гына түгел, күрше районнар халкын да күркәм чыгышлары белән сөендерә.

Сезнең алда Янтимер авылының “Пеледыш” ансамбле!
Сезнең алда Янтимер авылының “Пеледыш” ансамбле!

 

Авыл үзешчәннәре район авылларында гына түгел, күрше районнар халкын да күркәм чыгышлары белән сөендерә.

 

Янтимер авыл клубының “Пеледыш”  (“Чәчкә”) ансамбле (җитәкчесе Игнат Ильбарисов) ун хатын-кызны берләштерә. (“Пеледыш” татар теленә чәчкә дип тәрҗемә ителә).  Игнат Васильевич үзе баянда, гармунда уйный. Авылда яшәгән төрле буын хатын-кызлар мари халык, эстрада җырларын һәм халык биюләрен өйрәнеп, саклап, халыкка җиткерәләр.

Быел Игнат Ильбарисовның авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булып эшли башлавына биш ел тулды. Бәйрәм саен “Пеледыш” ансамбле концертлар оештырып авыл халкына күңелле ял программасы бүләк итә. 11 март көнне Тозлыбин авылына чыгыш ясадылар. 12се көнне Мишкә авылына юлландылар. 18 мартта күрше Тәтешле районының Башкибаш авылы халкы чыгышлары белән сөендереп кайттылар. Авыллар халкы янтимерләр чыгышын бик яратып кабул итте. Һәр чыгышны тирән алкышларга күмде. Ансамбль репертуарында мари халык җырларыннан тыш, татар, рус телендә яңгыраган җырлар да бар.

Уңышлары бар “Пеледыш”ның. Магашлы-Алмантай авылында үткән мари җыры һәм такмакларын башкаручыларның “Яндар йук” конкурсында катнашып беренче урын алып кайттылар. Ансамбльдә чыгыш ясаган ханымнар Флюза Ильбарисова, Рида Гильманшина, Эльвира Кугубаева, Ирина Апляева, Роза Минилгалина, Любовь Валиева, Алефтина Сафина, Соня Минилгалина, Римма Изилянова, Вера Валиева шәхси вакытлары белән исәпләшмиләр, репетицияләргә вакытында йөреп, чыгышларны яхшы итеп әзерләп халыкка тәкъдим итәләр.

Авылларга йөргәндә Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Игорь Яниев, район мәдәният сарае “ГАЗель” автомашинасы белән тәэмин итте. Мишкә авылына Герман Апляев, Владислав Гильманшин шәхси автомашиналарында алып бардылар. Район мәдәният сарае ягулык-майлау  материаллары бүлде. Мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова чыгышларны оештыруда зур методик ярдәм күрсәтте. Рида Гильманшина, Роза Минилгалина, Любовь Валиеваларның триосы, Флюза Ильбарисова, Алефтина Сафина, Вера Валиева, Эльвира Кугубаевадан торган кече ансамбль, Флюза һәм Игнат Ильбарисовларның гаилә дуэты чыгышы аеруча уңышлы чыкты һәм программаны тулыландырды.

Узган елда клубка музыкаль үзәк, быел микрофоннар сатып алдык. Булдырасы әйберләр бар әле.

Ансамбльгә тупланып бер гаиләдәй дус һәм тату шөгыльләнгән авылдаш хатын-кызларыбызга афәриннән башка сүз юк. Сәламәт булып, авылның мәдәни тормышын баетып озак еллар чыгышлары белән сөендерсеннәр әле!

Петр Абдулов

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: