Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2022, 17:46

Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында

Һәр иртәдә хуҗабикәнең күңеленә юаныч өстәгән чәчәкләрнең үз тарихы бар.

Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында

 

Һәр иртәдә хуҗабикәнең күңеленә юаныч өстәгән чәчәкләрнең үз тарихы бар.

 

Зур, иркен, җитеш йортта гомер кичергән Бәһия Мулланур кызының өендәге берсеннән-берсе матур, үзем өчен ят бүлмәгөлләрен күргәч, хәйран булдым. Кливия, роза, каланхоэ, малочай, орхидея, яран гөлнең унга якын төре һәм башкалар күкрәп чәчәк атып утыралар.

—Гөлне күпләр үстерә инде. Минем гөлләрем барысы да истәлекле, — дип башлады сүзне Бәһия апа. — Менә монысы 25 ел автоһәләкаттә аянычлы гомере өзелгән сөекле кызым Альбина утырткан фикус... Бу фикусны авылдашым, олы яшьтәге Тәнзилә әби төсем итеп үстерерсең дип бирде. Ап-ак чәчәккә күмелеп утырган каланхоэ — киявем (оныгым Аиданың ире) бүләге. Улларым Айрат белән Альберт, киленем Лилия, туганнарым бүләк иткән роза, орхидея, яран гөлләр, кливия, малочай ел әйләнәсенә чәчәктә утыралар...

Күп еллар бер гаилә кебек тату яшәгән күршесе, гөлләр үстереп юаныч тапкан (кызганыч, инде арабызда булмаган) Рәкыя Мансурова истәлеген саклаган гөлләре дә бар Бәһия апаның.

—Рәкыяың кызы Айгөл Мансурова Бөре шәһәреннән бакча гөлләре орлыкларын кайтарып бирде. Үсентеләре чыкты инде. Бигрәк яратам чәчәкләр үстерергә. Һәр иртәмне аларны назлап, иркәләп сәламләүдән башлыйм. Менә бу ак декабрист гөлем, декабрь аенда гына шау чәчәккә күмелеп утырган иде, әле тагын бутоннар чыгарган, — дип соклана ул.

Егерме биш ел элек, 21 яшендә сөекле кызы Альбинаны (егете Илшат белән автоһәлакәттә гомерләре аянычлы өзелде), унике ел элек тормыш иптәше Ангам Фазыл улын югалткан Бәһия Мулланур кызы, уллары Альберт, Айрат, киленнәре һәм оныклары куанычында үз тормышын ямьләп, язмыш сынауларын җиңеп яши. Аллаһы саулыгын, картлык бәхетләрен бирсен, гомерләре иртә өзелгән кадерле кешеләренең рухларын сөендереп яшәсен әле Бәһия апа!

Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Сәйтәк авылында яшәүче Бәһия Хөсәенованың чәчәкләр патшалыгында
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: