Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2022, 15:19

Көндәшле авылыннан төркемдәшебез Эльмира Сәхипова талкыш кәләвә белән сыйлый

Брендка тиң ризыкны әзерләү серен Эльмира Михайловна бик теләп уртаклаша.

—Бүген сезне төрки халыкларының милли ризыгы ТАЛКЫШ КӘЛӘВӘ белән таныштырасым килә. Талкыш кәләвәнең беренче рецептын XIX гасырның ахырында Казан шәhәренә, Төркиядә әсирлектә булган, Борхан дигән кеше алып кайта, дип әйтелә тарихи чыганакларда. XX гасырның 90 нчы елларында гына ул ныклап күренә башлый. Безнең якларда әле аны юк дисәң дә, ялгыш булмас.
Талкыш кәләвәне әзерләр өчен бары тик безнең кул астында булган әйберләр: он, ак май, бал, шикәр комы, су кирәк. Он белән майны кушып әлбә әзерләнә, бал, шикәр комы, судан карамель була. Әлбә белән карамельны кушканнан соң барлыкка килә дә инде кәләвә. Кемнәрдер аны татлы мамыкка (сладкая ватага) охшаталар, ләкин бу алай түгел. Бал, он, май ризыкка искиткеч икенче тәм (майлы тәм), бирәләр.
Кайнар чәй белән кәләвәнең тәмен аңлатып бетерерлек түгел, ул авызда үзе эри!
Бисмиллалы, үз кулларыгыз белән эшләгән ризыкларыгыз тәмле булсын!— ди Эльмира ханым.

Көндәшле авылыннан төркемдәшебез Эльмира Сәхипова талкыш кәләвә белән сыйлый
Көндәшле авылыннан төркемдәшебез Эльмира Сәхипова талкыш кәләвә белән сыйлый
Көндәшле авылыннан төркемдәшебез Эльмира Сәхипова талкыш кәләвә белән сыйлый
Көндәшле авылыннан төркемдәшебез Эльмира Сәхипова талкыш кәләвә белән сыйлый
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: