Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2022, 07:32

Россиядә социаль пенсияләр 7,7% ка артмаячак

1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Арту күпме тәшкил итәчәк соң?

Россиядә социаль пенсияләр 7,7% ка артмаячак
Россиядә социаль пенсияләр 7,7% ка артмаячак

 

1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Арту күпме тәшкил итәчәк соң?

 

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 8,6% ка артачак. Бу яңалык барлыгы индексация якынча 4 млн гражданга кагылачак.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, моның өчен федераль бюджеттан 33,7 млрд.сум бүленәчәк, барлыгы индексация якынча 4 млн. гражданга кагылачак.

Ведомствода 2022 елда социаль пенсияләрнең күләме 7,7% ка артырга тиеш булуы турында сөйләделәр. “2021 елда кабул ителгән Президентның яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен 8,6% ка индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, социаль пенсияләр 2022 елның 1 апреленнән шулай ук 8,6% ка индексацияләнә”, - дип аңлатканнар анда.

Гыйнвар аенда Владимир Путин Хөкүмәткә иминият пенсияләрен инфляциядән югарырак — 8,6% ка, «бераз ара белән» индексацияләргә кушты. Дәүләт Думасы депутатлары законнарга тиешле төзәтмәләрне кабул итте. Шулай итеп, 2022 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясе 8,6% ка индексацияләнде. 28 гыйнварда законга Путин кул куйды. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, пенсияләр уртача 18 984 сумга кадәр артачак.

 

Автор:
Читайте нас: