Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2022, 08:20

Балтачлыларга “Сәхип – Агро” предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк

 Көндәшле авылыннан булдыклы ир-егет балачак хыялын тормышка ашырып зур эшкә алынды...

Илдар Сахипов – безнең күршедә, күз алдында үскән егет. Аларның гаиләсе – эшчән, тырыш гаилә. Ул гаиләдә баш бала. Ике энесе һәм сеңелесе дә эшсөяр булып үстеләр. Барсы да уку алдынгылары, актив җәмәгатьче булдылар. Илдар кечкенәдән агроном әтисенең хезмәтенә соклангандыр, ахры, һәр җыр дәресендә, мин өйрәткән менә шушы җырны сорап җырлатмый калмый иде:

Корыч айгыр җигәр идем,

Мин дә иген игәр идем,

Ничек тизрәк үсәсе?...

  Тик алар мәктәпне тәмамлаган 2000нче ел илдәге катлаулы чор, авыл хуҗалыгы хезмәтенең кадере киткән бер вакыт иде. Егет Бөре социаль- педагогика академиясенең тарих һәм социология факультетына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлап һөнәре буенча бераз эшләгәч, 4 ел эчке эшләр органнарында хезмәт итте. Аннан соңгы 7 ел тормышы Татарстан, Казан белән бәйләгән. Биредә ул кондитер фабрикасының коммерция директоры булды. Үзенә шәхси йорт салып керде. Ләкин, Көндәшлегә кайткан саен, йөрәген нидер кысып, күңелендә теге, мәктәптә өйрәнгән җыр яңгырый башлый иде. Әти – әнисе, җәмәгате белән киңәшләшеп, ниһаять, ул тәвәккәлләде: гаиләсе белән Балтачка кайтып төпләнде, авылда исә Сахиповлар исемендәге пай җирләрен үз карамагына бүлеп алды.

      -Авыл хуҗалыгы предприятиясе оештырырга карар иттем – дип сөйләде ул – “ Сәхип – Агро” дип аталачак. Җиләк – җимеш, сарымсак үстерүне  ниятлибез. Элекке колхоз бакчачылыгы булган урын – төп җирлек. Биредә 3 гектарны сарымсак биләячәк. Моннан тыш 30 гектар җир эшкәртеп куелган, файдалы да, уңдырышлы да нинди культура игү буенча эзләнүдәбез. 500 төп кура җиләк утырттык. Авылда Гайнан картәтинең буш торган бакчасында виктория җиләге үстерәчәкбез. Су сибү өчен тамчылы сугару системасы кулланылачак. Эш урыннарына килгәндә, сезон вакытларында вакытлы эшкә 8-10 кеше кирәк булачак. Даими эш дигәндә, 1 техниканы, тракторны белгән һәм 2 ярдәмче эшче таләп ителә.

   Мин Илдардан техника, җиһазлар сатып алу, эшчеләргә түләү – гомумән, акча мәсьәләсе турында кызыксындым. Ул субсидиягә заявка бирелгәнең, дәүләт ярдәме булачагын әйтте.

     Тормыш иптәше, Борай кызы Лиана – һөнәре буенча филолог. Аның да үз кәсебен – бизнесын ачу нияте бар иде. Күптэн түгел район үзәгендә көнкүреш хезмәте йортында ул  “Затлы” дигэн кибет ачты. Биредэ Ислам диненә хас товарлар сатылачак. Гаиләдә тупылдашып өч кыз: Әминә, Мәдинә, Мәрьям үсәләр. Менә нинди милли яңгырашлы исемнәр! Илдар үзе дә милли җанлы, дини рухлы кеше. Өстәвенә ул, авыл җанлы да. Ир уртасы булып җиткәч, ул балачак хыялын тормышка ашырырга алынды. Эшең уң булсын, Илдар, һәм, барыннан да мөһим, кул артың җинел булсын!

  Мәгъдән Фазылов

Фотолар шәхси архивтан

Автор:
Читайте нас: