Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2022, 11:29

Балтач хуҗабикәләре, бу тәмле пирогны сез дә шулай пешерәсезме?

Аны пешерү өчен суыткычта сакланган, туңдырылган нинди җиләкне куллансаң да була. Күпләр карлыганнан пешерә икән.

Камыр өчен:

1 ст сөт,

1 ст кайнар су,

0,5 ст көнбагыш мае,

1 балкашык тоз,

1 аш калагы шикәр,

1 балкашык дрожжи,

5 ст он.

Онның 5нче стаканын салып бетмибез, чамалап кулланып камыр басабыз. 20 минутка суыткычка куеп торабыз.

Камырны майлы табага җәеп салгач, янына кесәл, яки манный ярмасы сибеп чыгабыз, камыр суланмасын өчен. Туңган җиләкне камыр өстенә таратып салабыз, янына 2 зур калак шикәр комы сибәбез, буталган 1 савыт каймак коябыз. 180°та 30 минут тирәсе пешереп алабыз.

Аннары кояшлы җәй айларын искә алып, тәмләп чәй эчәбез!

Ялларыгыз имин үтсен, дуслар!

Автор:
Читайте нас: