Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2022, 09:40

Һәвәскәр композитор Эльвира Хәмәтнурова иҗатташы, ветеран Әхнәф Мазһаров белән очрашты

Очрашу барышында Алиһә Нур (композиторның псевдонимы)  Әхнәф Мазһар улы сүзләренә иҗат иткән җырын башкарды.

Ике моң иясе, Балтач җирендә яшәп иҗат иткән шагыйрь, күп җырлар авторы Әхнәф Мазһаров белән бүгенге көндә Уфа шәһәрендә гомер кичергән автор – башкаручы Эльвира Хәмәтнурованың берлектә язган җырлары бар. Шушы көннәрдә туган якларына юлы төшкәч, Эльвира Фәнзәви кызы хөрмәтле ил агасы, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, Балтач районының Мактаулы кешесе Әхнәф Мазһаров белән очрашты.

—Тәүдә Әхнәф Мазһар улы, Эльвираны танымый торды (күрешмәгәннәренә байтак вакыт узган). Әхнәф абый сүзләренә кызым иҗат иткән “Ә Танып ага, ага...” җырын җырлап җибәргәч, таныды, сөенечтән күзләре дымланды... — ди Фәнзәви Барый улы.

Бер күрешү – бер гомер, диләр. Автор – башкаручыга кушылып, Әхнәф абый Мазһаров үзе дә җырны көйләп утырды.

Сәламәт булыгыз, Әхнәф Мазһарович! Мондый шатлыклы очрашулар гомерегезне озайтсын! Сез – туган районыбыз, Балтач җиренең горурланырлык кешесе!

Фотолар һәм видео шәхси архивтан

Һәвәскәр композитор Эльвира Хәмәтнурова иҗатташы, ветеран Әхнәф Мазһаров белән очрашты
Һәвәскәр композитор Эльвира Хәмәтнурова иҗатташы, ветеран Әхнәф Мазһаров белән очрашты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: