

Уфада мэр урынбасарлары һәм район башлыклары рейтингын төзегәннәр.
Бу хакта бүген, 18 мартта, мэр Ратмир Мәүлиев Уфа хакимияте брифингында хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, февраль ае өчен Хакимият башлыклары урынбасарлары һәм район башлыклары арасында лидерлар рейтингы, шулай ук антирейтинг бар.
- Шунысын да әйтәм: бу ябык хисап. Мин аны сезгә күрсәтә алмыйм, - дип хәбәр иткән Мәүлиев. – Шулай ук югары күрсәткечләр булган кешеләр рейтингы да ике мәртәбә мораль яки коррупцион хәвефләр булуын күрсәткән антирейтингны хасил итте. Бик кызыклы хисап, әмма аны күрсәтә алмыйм. Кадрлар мәсьәләсен ни җитте хәл итмәячәкбез, ә профессионалларның фикеренә таяначакбыз, кадрлар аудитын уздырачакбыз, дип әйтәм.
Исегезгә төшерәбез, мэр үз вазифасына 16 мартта керде.
Фото: РБК Уфа