Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2022, 16:46

Башкортстанда җылытачак, әмма явымлы һава торышы көтелә

Синоптиклар март аеның алдагы көннәренә фаразларын җиткерде.

Башкортстанда җылытачак, әмма явымлы һава торышы көтелә
Башкортстанда җылытачак, әмма явымлы һава торышы көтелә

 

Синоптиклар март аеның алдагы көннәренә фаразларын җиткерде.

 

Мартның икенче декадасында республикада салкын һәм кояшлы һава торышы явым-төшемсез булды. Бу антициклоннар йогынтысына бәйле, дип аңлатканнар Башгидрометцентрда.

Синоптиклар фаразлаганча, якын көннәрдә һава торышы циклон характерында булачак. Ял көннәрендә урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -9, -14°, көндез 0, -5°кадәр күтәреләчәк.

Дүшәмбе, 21 мартта, республикада кар катыш яңгыр явачак, урыны белән буран чыгачак, җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, җепшек кар элекрт чымнарына һәм агачларга сылашачак. Юлларда-бозлавык, урыны белән кар көртләре күзәтеләчәк. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез +2, -3°га тиң булачак.

Автор:
Читайте нас: