Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2022, 14:28

Автозаправкага шартлау куркынычы янаган?!.

Суд приставлары шартлау куркынычы аркасында автозаправка эшен туктаткан.

Автозаправкага шартлау куркынычы янаган?!.
Автозаправкага шартлау куркынычы янаган?!.

 

Суд приставлары шартлау куркынычы аркасында автозаправка эшен туктаткан.

 

Уфада шартлау куркынычы аркасында автозаправканы вакытлыча япканнар.

Уфаның Дим районында (Үзәк урамы, 80) суд приставлары шартлау куркынычы аркасында автозаправка эшен туктаткан. Күзәтчелек органы элек бирелгән күрсәтмә буенча бетерелмәгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын кабат ачыклаган.

"Суд «Фортуна» җәмгыятенең юридик шәхесен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.4 статьясы 2.1нче өлеше буенча, куркыныч объект эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатып тору рәвешендә җәза билгеләп, административ җаваплылыкка тарткан. Административ хокук бозу турында эш материаллары Дим суд приставларының район бүлекчәсенә алынган. Башкарма производство кысаларында вазыфалы кешелщр газ заправкасы станциясе урнашкан урынга чыгып, объектны яптылар",-дип хәбәр иткәннәр БР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Административ җәза срогы дәвамында мәҗбүри үтәү органы хезмәткәрләре салынган пломбаларның сакланышын даими рәвештә тикшерәчәк.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: