Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 10:41

Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә

Балтач районының Көндәшле авылында яшәүче кул эшләре остасы Эльмира Сәхипова үзенчәлекле шөгыльне үз иткән.

Көндәшле авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы эшен башка кешегә калдыргач, хезмәт ветераны Эльмира Михайловна полиротанг дигән ясалма материалдан кулдан үрелгән бик матур кашполар үрә башлаган.

—Материалны интернет-кибетләрдән сатып алырга була. Миңа читтә яшәгән кызым алып кайтты. Хәзер Интернет, Ютуб каналы бар. Теләгән кешегә нинди генә һөнәр үзләштерү мөмкинлеге юк?!  Көн дәвамында 3-4 сәгатьтә бер кашпо үрергә була, — ди кул эшләре остасы.

Эльмира Сәхипова белдерүенчә, кашпоны үзең теләгән формага кертеп үрергә була. Аннан да бигрәк, буяу савытларына, башка төрле чиләк, таз һәм башка куллануда булган, шактый таушалган савытларга икенче “гомер” биреп, яңа кулланышка кертергә мөмкин.

Эльмира Михайловна кашполарны үзе, якыннары, туганнары өчен эшли. Бүләк өчен кулланырга да бик кулай, ди. Пластмасс савытларны турыга төшкән кояш нурларыннан саклый, аларны йортта үстергән гөлләр өчен дә кулланырга була. Асылмалы гөлләр утыртылган үзенчәлекле кашполар йортка күркәм бизәк өстәячәк!

Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Көндәшле авылында уңган ханым матур кашполар үрә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: