Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 14:52

Иске Балтач авылыннан Рәхимә Мөгтәбәрова — “Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты

Гәзит укучы бакча үстерү белән дә мавыга.

Соңгы елларда яраткан матбугат басмасына редакцион подписка рәсмиләштерә Рәхимә Әхмәтнур кызы.

—Гәзитнең һәр санын көтеп алам, бер утыруда укып чыгам. Яңалыклар белән танышып барам, — ди матбугат басмасының тугры дусты.

Өлкән яшьтә булса да, Рәхимә апа Интернет киңлекләрен дә ярыйсы үзләштерде. Гәзитнең сайты, социаль челтәрләрдәге, мессенджерлардагы битләрендәге язмалар белән вакытында танышып бара.

Гомере буе туган районында яшәгән, хезмәт салган Рәхимә апага үз төбәгенең һәр хәбәре якын. Озак еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында өлкән кабул итүче, диспетчер, ун елдан артык гомер район прокуратурасында секретарь булган. Аның хезмәт елларын чагылдырган истәлекләр Балтач районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапта урын алган.

Гәзит укучыны сүземнең башында бакча үстерә дидем. Помидорлар үстерү остасы ул. Үсентеләрен аерган инде.

—Помидорны ел саен бер вакытта утыртам. Үзем белгән, сынаган сорт орлыгын утыртам. Ел саен уңышы белән сөендерә. Үземә җитәрлеген эшкәртәм, артканын туганнарыма, дусларына өләшәм, — ди ул.

Иске Балтач авылыннан Рәхимә Мөгтәбәрова — “Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты
Иске Балтач авылыннан Рәхимә Мөгтәбәрова — “Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: