Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 09:53

2022 ел башыннан Балтач районында 344 хатын-кыз юл кагыйдәсен бозган

2022 елда Балтач районында хатын-кызлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 344 очрагы теркәлгән.

2022 ел башыннан Балтач районында 344 хатын-кыз юл кагыйдәсен бозган
2022 ел башыннан Балтач районында 344 хатын-кыз юл кагыйдәсен бозган

 

2022 елда Балтач районында хатын-кызлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 344 очрагы теркәлгән.

 

Шулар арасыннан 35 очрак  — тупас бозу, 4 очракта гүзәл зат вәкилләре исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыккан, бер хатын-кыз исерек хәлдә полиция хезмәткәрләренә кабат “эләккән” (аңа карата җинаять эше кузгатылачак).

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән буларак, 4 дүрт хатын-кыз кабат автомашинага идарә иткән. Ә 3 хатын-кыз транспорт средствосына идарә итү хокуклары булмаган килеш руль артына утырган, 3 ханым каршы як полосага чыккан.

—Атна саен районда  профилактик рейдлар үткәрелеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очраклары фаш ителүгә карамастан, автосөючеләр арасында төрле бозу очраклары теркәлеп тора. Ә гүзәл зат вәкилләренең юлларда үз-үзләрен тотышы бөтенләй хафага сала. Юл эчкелекне, битарафлыкны, мин-минлекне гафу итми. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кеше үзе турында гына түгел, якыннары, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләр, җәяүлеләрнең хәвефсезлеге турында да уйларга тиеш. Чөнки статистика күрсәтүенчә, кеше имгәнүләре, кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре күпчелек очракта исерек водительләр гаебе белән теркәлә. Бу кире күренешне киметү өчен катгый чаралар алдагы айларда да үткәреләчәк һәм гаеплеләр закон кысыларында үз җаваплылыкларын алачаклар, — ди Балтач районы буенча юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт испекциясе бүлеге начальнигы, полиция капитаны Денис Гаттаров.

Автор:
Читайте нас: