Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2022, 09:03

Сөенче! Уфада тиздән җылытачак!

Урыны белән яңгыр да явачак, ди синоптиклар.

Сөенче! Уфада тиздән җылытачак!
Сөенче! Уфада тиздән җылытачак!

 

Урыны белән яңгыр да явачак, ди синоптиклар.

 

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, эш атнасы ахырына уфалыларны җитди җылыну көтә — җомга һәм шимбә көннәрендә һава -1 градуска кадәр, якшәмбе көнне +1 градуска кадәр җылыначак. Ә дүшәмбе, 21 мартта,  +2 градуска кадәр җылыту көтелә.

Шул ук вакытта синоптиклар явым-төшем фаразлый, урыны белән яңгыр явуы көтелә.

Бүген, 16 мартта, районда һава температурасы -4 градус, пәнҗешәмбе 17 мартта да шулай булачак. Төнлә исә 21 градуска кадәр салкынайтачак.

Башинфом

Автор:
Читайте нас: