Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2022, 14:12

“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына яңа мөмкинлекләргә юл ача

Балтач районында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни профильле мәгариф үзәкләрен булдыру буенча эш алып барыла. 1 нче Иске Балтач урта мәктәбендә узган уку елында шундый үзәк булдырылды.

Бу үзәк үсеп килүче буын вәкилләренә яңа мөмкинлекләр бирә. Әйтик, 1нче Иске Балтач урта мәктәбендә быелгы уку елында башкорт теле һәм әдәбияты, мәдәнияты, тарихын өйрәнү дәресләрендә (бу дәресләрне Русия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре Гөлчирә Мөкыймова алып бара) укучылар Башкортстан режиссёрлары төшергән, башкорт актёрлары уйнаган нәфис фильмнар, язучылар, драматурглар әсәрләре буенча әзерләнгән пьесаларны карыйлар.

—Бу кабинетта без язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрен тыңлыйбыз, өйрәнәбез. Күптән түгел Рәми Гарипов тууга 90 ел тулу уңаеннан язучының үзе укыган шигырьләрен тыңладык. Башкорт милли киемнәре көне уңаеннан бик фәһемле дәрес үтте. Сөйләгәнне тыңлауга караганда, зур экраннан күреп, аңлап өйрәнү һәр укучы өчен файдалы. Мондый дәресләр җанлы һәм кызыклы үтә, — ди Гөлчирә Хөрмәт кызы.

“Мәгариф” милли проекты чикләрендә булдырылган мөмкинлекләргә Балтач укучылары гына түгел, аларның ата-аналары да шат.

“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына яңа мөмкинлекләргә юл ача
“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына яңа мөмкинлекләргә юл ача
“Мәгариф” милли проекты Балтач укучыларына яңа мөмкинлекләргә юл ача
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: