Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2022, 10:18

17-18 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне

Әлеге изге кичә – гөнаһлардан азат булу, бәхеткә һәм иминлеккә ирешү кичәсе. Күп төрле уңышларның, изгелекләрнең иңә торган кичәсе санала.

17-18 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне
17-18 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне

 

Әлеге изге кичә – гөнаһлардан азат булу, бәхеткә һәм иминлеккә ирешү кичәсе. Күп төрле уңышларның, изгелекләрнең иңә торган кичәсе санала.

Нәкъ менә шул көнне Аллаһ Тәгалә һәр адәмнең язмышын билгели. Бу көндә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.

Бәраәт кичәсе — мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкауны сорап догалар кылу, мохтаҗларга сәдака тарату һәм дә мөэмин мөселманнар бер-берсе белән кунакка йөрешү өчен яхшы көн.

Бу кичәне гыйбадәт кылып, Коръән-кәримне укып, намазлар кылып уздырыру бик күркәм.

Ошбу көнне икенде намазыннан соң, кояш баер вакыт алдыннан кырык кат: “Субехәналлаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” , – дип кабатлау һәм 100 тапкыр Рәсүлебез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават-шәрифне әйтү киңәш ителә.

Бәраәт кичәсендә ахшам намазы укылганнан соң ике рәкәгать итеп, өч нәфел намазы уку күркәм эш. Аннан соң изге теләк-максатларны өмет итеп һәм мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап “Йәсин” сүрәсен уку яхшы.

Кем бу кичәне бушка үткәрә — ул зур өстенлекләрдән мәхрүм була. Ошбу вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү дә бик саваплы. Чөнки Шәгъбан ае нәфел уразаларны күпләп тота торган ай.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин (“Йәсин” сүрәсе тулысынча) уку яхшы.
Беренче тапкыр Йәсин сүрәсе дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла, аңардан соң - бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” Һәм тагын икенчегә Ясин укыла, аннары - шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң Бәрәат догасы укыла.

Бәраәт кичәсе догасы:

Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.

"Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә Ләүһул мәхфуздән, шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.

Ислам дине нигезләреннән

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: