Новости
15 Марта 2022, 09:40

Балтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерә

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләр аша халыкка шул хактагы мәгълүматны җиткерде.

Балтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерәБалтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерә
Балтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерә

 

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләр аша халыкка шул хактагы мәгълүматны җиткерде.

 

“Көн саен-33. Район буенча тәүлеккә тулаем савым шуның кадәр тонна тәшкил итә. Агымдагы елда барлыгы-2540 тонна, узган ел белән чагыштырганда 14,7 тоннага күбрәк. Бу гади сан түгел, бу безнең терлекчеләрнең көндәлек хезмәте.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 5000 башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 2800дән артык савым сыерлары, 270 баш ат кышлатыла.

Безнең төп бурыч-терлекләрнең баш санын киметми, кышлатуны оешкан төстә уздыру, сөт һәм ит җитештерү, шулай ук алынган үрчемнең сакланышын тәэмин итү”,  - дип яза Илгиз Әхвәс улы.

Балтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерә
Балтач районы хуҗалыклары 33 тонна сөт җитештерә
Автор:
Читайте нас