Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2022, 16:46

Начар авылы тансык моңнарга күмелде

Начар авылы клубында бәйрәм уңаеннан күркәм чара үтте.

Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Начар авылы тансык моңнарга күмелде

 

Начар авылы клубында бәйрәм уңаеннан күркәм чара үтте.

 

Туган як.  Кичке авыл. Гармун моңы. Бигрәк тә авылдан яшьли чыгып китеп читтә яшәгәннәргә яхшы таныш бу тойгы.

Бәйрәмнәр, яллар җитсә, күңел шунда ашкына, очып кайтырдай буласың.

Менә салкын буранлы кышлардан соң яз ае – март та җитте. Күңел нәрсәдер сизгән кебек тагын туган авылыбыз начарга юл тоттык. Авылга килеп керүгә белдерүгә күз төште. Хатын-кызларга багышланган бәйрәм була икән.

Китапханәче Флүзә Сабирова белән мщдщни чараларны оештыручы Альберт Закиров авылның уңган, булган, күп балалы әниләренә багышлап бәйрәм оештырганнар. Чакырылган кунаклар арасында төрле яшьтәгеләр бар.

Иң олысына 87 яшь булса, иң яшь биш балалы әнигә 38 яшь. Алар барысы да биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергәннәр. Күбесе сөекле әнкәй генә түгел, яраткан зур әниләр.

Кунакларыбыз үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, яшьләргә теләкләрен белдерделәр.

Бәйрәм бик матур һәм фәһемле үтте. Чараның кунакларының тормыш юллары белән таныштырган минутлар концерт номерлары белән үрелеп барды.  Килгән кунаклар һәм тамашачылар бәйрәмнән канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Авылыбыз тамашачысы исеменнән бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашкан үзешчән сәнгать осталарына зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телисе килә.

 

Гүзәлия Кашапова

Уфа шәһәре

Автор фотолары

Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Начар авылы тансык моңнарга күмелде
Автор:
Читайте нас: