Уку алдынгысы Нейля Мәхмүтова “Башкирский народный эпос “УРАЛ-БАТЫР” — достояние человечества” дигән XII Халыкара конкурста катнашып беренче урын яулады.
Мәктәпнең 9 “а” классы укучысы, уку алдынгысы Нейля Илшат кызы 4000нән артык юллык “УРАЛ-БАТЫР” эпосының бер өзеген инглиз телендә яттан укыган.
Регламент буенча 5 минут буе яттан уку шарт итеп куела.
Онлайн форматта үткән бәйгедә чит илләрдән катнашучылар да була. Һәр милләт укучысы эпостан өзекне үзе теләгән телдә укып ишеттергән.
—Башлап инглиз теленә сөюне Рита Гайсина уятты. Аңа бик рәхмәтлемен. Әти-әнием сәләтемне үстерүгә тырышлык салалар. Эльза Вәлинурова укыткан инглиз теленнән дәрестә аралашабыз, инглиз телендә сөйләшәбез. Эльза Архамовна безнең телне камил белүебез өчен зур тырышлык сала. Бәйгенең шартларын аңлата, яңалыклар белән вакытында таныштырып бара, төрле олимпиадаларга җәлеп итә, инглиз теленә мәхәббәт тәрбияли. Мин “УРАЛ-БАТЫР” эпосын 6нчы класста укыганда ятлый башлаган идем. Инглиз телен тирәнтен өйрәнгәч, быел ныгытып, үз көчемне сынап карарга булдым һәм уңыш минем якта булды, — ди мәртәбәле бәйге җиңүчесе Нейля Мәхмүтова.
Әле Нейля Мәхмүтова инглиз телендә “Мы — разные, но вместе” дигән темага эссе язып республика конкурсына юллаган. Нәтиҗәләрен көтә. Булдыклы кыз бу юлы да сынатмас.
Нейля Мәхмүтова мәктәпнең, районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. “Зөлфия” үрнәкле бию ансамблендә биеде, хәзер “Гүзәл” халык бию ансамблендә шөгыльләнә.
—Класс җитәкчебез Елена Сираевага бик рәхмәтлебез. Без, укучыларның, төрле яктан үсешкән, тәртипле, оешкан, бердәм булуга омтылуында аның роле зур, —ди укуда да, җәмәгать тормышта да актив укучы Нейля Мәхмүтова.