Башкортстанда йөк машинасы катнашында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә 35 яшьлек машина йөртүче һәлак булган...
Коточкыч автоһәлакәт узган төндә Илеш районында теркәлгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, Исәмәт авылы янында Мәскәү - Уфа автоюлының 1182 нче чакрымында ВАЗ-21099 һәм каршыга килгән «Volvo FH-Trucks» йөк машинасы бәрелешкән.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 35 яшьлек ВАЗ водителе алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булды. Җиңел автомобиль йөртүче элегрәк исерек хәлдә йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Авария факты буенча тикшеру башланды, аның барышында булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк», — дип хәбәр иткәннәр БР буенча ЮХИДИ идарәсендә.
*Юл, транспортка идарә итү уен эш түгел. Эчкән хәлдәге машина йөртүчеләрне ачыклау буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре даими рейдлар үткәреп торалар. Бәхетсезлек очраклары, коточкыч һәлакәтләр кабатланып, теркәлеп тора. Ни аяныч, аларда кеше гомерләре өзелә...
Юлларда сак булыгыз! Сак булыйк! Үзебезне һәм якыннарыбызны, юлга чыккан башка кешеләрне саклыйк!
Чыганак: “Башинформ”