Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2022, 12:09

Караидел районында янгында ир-егет һәлак булган...

Узган төндә Караидел районында янгында яшь ир-ат һәлак булган, тагын берсе тән җәрәхәтләре алган.

Караидел районында янгында ир-егет һәлак булган...
Караидел районында янгында ир-егет һәлак булган...

 

Узган төндә Караидел районында янгында яшь ир-ат һәлак булган, тагын берсе тән җәрәхәтләре алган.

 

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Ведомствода сөйләүләренчә, Иске Акбүләк авылындагы Мәктәп урамында торак йортта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл урынына килгән коткаручылар 6×7 метрлы бүрәнә өй януын, шулай ук 8х9 метрлы төзелеп бетмәгән йорт фронтонының ут эчендә булуын ачыклый.

Янгын якынча төнге ике сәгатькә сүндерелә.

Күршеләр янган йорттан 66 яшьлек хуҗасын эвакуацияләргә дә өлгерәләр. Ир-ат Караидел үзәк район хастаханәсенә озатыла, аның бите, башы, кул чуклары I–II дәрәҗәдә термик пешүләр алган. Уртача авырлыктагы хәлдә.

"Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында иртән ир-атның гәүдәсе табылды. Бу-зыян күрүченең 27 яшьлек дусы",-дип өстәгәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгын урынында Россия ГТХМ тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе эшли, дип яза “Башинформ” агынтлыгы.

Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

*Көннәр салкын тора. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бер генә минутка да хәтердән чыгармаска кирәклеген искәртә махсус хезмәт хезмәткәрләре. Ут бер нәрсәне дә аямый. Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!

Автор:
Читайте нас: