Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2022, 19:53

Башкортстан сезнең белән горурлана

Бүген, 27нче февраль көнне, “Уфа-Арена” каршындагы мәйданда 2022нче  елгы XXIV кышкы Олимпиада  уеннары призерлары һәм катнашучылары белән тантаналы очрашу узды. Пекиндагы Олимпиада  уеннарында спортчыларыбыз  4 бронза  медаль яулады.

Республиканы Русия җыелма командасы составында 14 спортчы тәкъдим итте, шулар арасында 2014нче  елгы Олимпиада чемпионы, 2018  һәм  2022нче елгы Олимпиада уеннарының бронза призеры, шорт-трекчы Семен Елистратов, 2022нче  елгы Олимпиада  уеннарының бронза призеры, биатлончы Эдуард Латыйпов, 2014нче  елгы Олимпиада чемпионы, 2010нчы елгы Олимпиада уеннарының бронза призеры, скелетончы Александр Третьяков һәм ике бобслеичы (Юлия Беломестных, Ростислав Гайтюкевич).

Уфаны һәм республиканы шулай ук “Агыйдел” хоккей командасының җиде хоккейчысы (Вероника Коржакова, Мария Печникова, Мария Сорокина, Ольга Сосина, Анна Шибанова, Мария Баталова, Полина Лучникова), “Салават Юлаев” командасының ике хоккейчысы (Александр Кадейкин, Шакир Мөхәммәдуллин) тәкъдим итте.

Спортчылар утырган автобусны “Уфа-Арена” мәйданында җыелма команда җанатарлары көчле алкышлар белән каршы алды. Олимпиячеләр автограф – сессиядә катнашты, җанатарлары белән истәлеккә фотога төште.

– Барлык җанатарларыбызга безгә ышанганыгыз  өчен зур рәхмәт әйтергә телибез, без аны Пекинда тойдык, бүген сезнең елмаюларыгызны күрүгә шатбыз, –  диде җанатарларга мөрәҗәгать итеп, кышкы Олимпиада уеннарының өч тапкыр бронза призеры, биатлончы Эдуард Латыйпов.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: