Пекиндагы Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары булган Русия фигуристлары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Тиешле указга Русия президенты Владимир Путин кул куйды.
Никита Кацалапов Почет ордены белән бүләкләнде.
Камилә Вәлиева, Анна Щербакова, Анастасия Мишина, Александр Галләмов, Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина Дуслык ордены белән, ә Александра Трусова – I дәрәҗәдәге, Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнделәр.