Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2022, 11:02

Иске Балтачтан Рафаэль Хәйдаршин “Башкортстанның Почетлы Эчке эшләр ветераны” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

 Отставкадагы милиция майоры Рафаэль Хәйдаршин күптән түгел 85 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

Күп еллар дәвамында район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә (элекке ОБХСС) хезмәт салган Рафаэль Дәүли улы Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы рәисе Венер Газеев карары нигезендә “Башкортстанның Почетлы Эчке эшләр ветераны” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Олы бүләкне юбиляр һәм ветеранга район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полииця подполковнигы Динар Низамов тапшырды.

—Әйбәт хезмәт итеп, безнең кебек хаклы ялга чыгыгыз. Хөрмәтләвегез өчен рәхмәт! — диде ветеран Рафаэль Дәүли улы, бүләкне кабул итеп.

Рафаэль Хәйдаршин, олы яшьтә булуына карамастан, актив кеше. Бүлектә хезмәт иткән ир-егетләр белән бәйләнешен өзми, яшелләндерү өмәләрендә дә теләп катнашып килде.

“Сугыш чоры” балалары категориясенә кергән кеше буларак, Рафаэль Дәүли улына тантаналы шартларда БРның Гадәттән тыш хәлләр комитеты дәүләт идарәсенең янгыннарны профилактикалау инструкторы, отставкадагаы полиция полковнигы Ришат Хиҗәпов янгын сүндерүне кисәтү җайланмасын тапшырды.  

*Хәтергә төшереп үтик: узган елның декабрь аеннан республика Хөкүмәте карарына кертелгән үзгәрешкә ярашлы, хәзер мондый җайланма белән сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, “Сугыш чоры балалары” категорияләренә караган гражданнар бушлай тәэмин ителәләр.

Иске Балтачтан Рафаэль Хәйдаршин “Башкортстанның Почетлы Эчке эшләр ветераны” күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Иске Балтачтан Рафаэль Хәйдаршин “Башкортстанның Почетлы Эчке эшләр ветераны” күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: