Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2022, 11:59

Иске Балтачта сугыш хәрәкәтләре ветераннары янгын чыгуны искәртү җайланмалары белән тәэмин ителде

Бушлай бирелгән җайланмалар әлеге көндә полициядә хезмәт итүче ир-егетләргә тапшырылды.

Узган елның декабрь аеннан республика Хөкүмәте карарына кертелгән үзгәрешкә ярашлы, хәзер мондый җайланма белән сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, “Сугыш чоры балалары” категорияләренә караган гражданнар бушлай тәэмин ителәләр.

Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә үткән тантанада БРның Гадәттән тыш хәлләр комитеты дәүләт идарәсенең янгыннарны профилактикалау инструкторы, отставкадагаы полиция полковнигы Ришат Хиҗәпов өч ир-егеткә янгын сүндерүне кисәтү җайланмаларын тапшырды. Ул ир-егетләр Чечен Республикасында командировкаларда булып кайткан хезмәткәрләр Илдар Нуртдинов, Илдар Мостафин һәм Ришат Лаптыйповлар.

Иске Балтачта сугыш хәрәкәтләре ветераннары янгын чыгуны искәртү җайланмалары белән тәэми ителде
Иске Балтачта сугыш хәрәкәтләре ветераннары янгын чыгуны искәртү җайланмалары белән тәэми ителде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: