Бүген, 18 февраль көнне, районга эш сәфәре барышында республика Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев балтачлыларны тәбрикләде.
Муниципаль дәрәҗәдә кулланучыларга ярдәм күрсәтүне көчәйтү, шулай ук Русия Федерациясе субъектларының 2021 елда кулланучыларны яклау дәрәҗәсе рейтингы нәтиҗәләренең югары күрсәткече өчен район Хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Ләйсән Хаметова, Иске Балтач авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Гөлназ Зарипова, Сәйтәк авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Зимфира Гыйльмиярова Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз һәм артабангы җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, ныклы саулык телибез!
Газим Талипов фотолары