Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2022, 15:58

Сәйтәк авылы яшьләре иң матур “валентинка”лар әзерләде

Сәйтәк авыл китапханәсе укучылары Гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясадылар.

Сәйтәк авылы яшьләре иң матур “валентинка”лар әзерләде
Сәйтәк авылы яшьләре иң матур “валентинка”лар әзерләде

 

Сәйтәк авыл китапханәсе укучылары Гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясадылар.

 

Изге Вәли Көне бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якыннарына чәчәкләр, кәнфитләр, уенчыклар һәм әйләнешләрендә шигырьләр, теләкләр язган открыткалар бүләк итә.

 Сәйтәк авыл китапханәсендә Гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кызлар үзләренең якыннары өчен төсле кәгазьдән бүләкләр ясадылар.

—Эш җиңел түгел, әмма бик мавыктыргыч булып чыкты. Әмма иң мөһиме-бу, әлбәттә, фантазия һәм хисләре белән уртаклашырга теләк!— ди чараны оештыручы китапханәче Рәзилә Габдулхакова.

Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас